Михаил Девятаевның улы әтисенең дачасын мемориал ясау өчен дәүләткә тапшырырга тели

Александр Девятаев «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафонында катнашты.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев әтисенең дачасын мемориал буларак дәүләткә тапшырырга тели. Бу теләген ул «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны кысаларында җиткерде.

«Әти Идел буендагы бакчасын үзе төзегән, бакчасын үзе утырткан. Идел буенча йөзгән кеше аны Девятаев дачасы буларак яхшы белә. Мин бакчаны әтидән калганча сакларга тырышам», — диде Александр Девятаев.

«Дача тере мемориал була алыр иде. Әмма минем тәкъдимем әлегә яклау тапмады», — диде ул.

Александр Девятаев әтисенең Казан мәктәпләренә очрашуларга йөрүен, әлеге очрашуларда катнашуын үзенең бурычы итеп санавын әйтте.

«Үлемсез полк» гомумроссия хәрәкәте быел онлайн форматка күчте. «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны Уoutube-каналда һәм барлык социаль челтәрләрдә барды. 

  • Бөек Ватан сугышында Михаил Девятаев (1917-20020 кабатланмас батырлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән немецларның яшерен очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра. Сугыштан соң Казанда яши.