Мәскәүдәге авиапарадтан килгән Ту-160 бомбардировщигы Казан өстеннән очып узды

Стратегик бомбаодировщик-ракетоносец Казан авиация заводында модернизация узган.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Мәскәүдәге авиапарадтан килгән «Аккош» Ту-160 бомбардировщик-ракетоносецы Казансу елгасы акваториясе өстеннән очып узды.

Элегрәк хәрби машина Казан авиация заводында модернизация узган иде.

Алдарак «Татар-информ» Ми-8 вертолетларының Казанның Җиңү паркы өстеннән очып узганын хәбәр иткән иде. Алар Россия һәм Татарстан флагларын, шулай ук Җиңү байрагын күтәреп уздылар.