Казанда 95 яшьлек фронтовик пандемия аркасында 9 майда парашют белән сикерә алмаган

Павел Клетнев өлкән яшьтә булуына карамастан, һәр ел 9 майда парашюттан сикерә торган булган.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда яшәүче 95 яшьлек ветеран Павел Клетневка  быел Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында, парашюттан сикерүне кичектереп торырга туры килгән. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

«Мин һәрвакыт сикердем, бу шундый традиция. Ә хәзер нинди парашют инде, бу авыру булганда сикерү кайгысы юк!», — диде ветеран.

Клетнев сөйләвенчә, аның парашюттан сикерүе белән күпләр рухланган. Ул сикергән вакытта бөтенләй дә курыкмавын һәм барысының да «Әйдә, бабай, безгә үрнәк күрсәт!» дип хуплап торуын әйтте.

«Бу минем спорт мавыгуым. Аннан бар нәрсә дә күренә бит: җир дә, җир шарындагы кешеләр дә», - дип өстәде Бөек Ватан сугышы ветераны.