Казан автобусларын 9 майга Җиңүнең 75 еллыгы атрибутикасы белән бизәгәннәр

Шоферлар һәм кондукторлар маршрутка бәйрәмчә хәрби киемнән чыккан.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген, 9 май көнне, пассажирларда бәйрәм кәефе булдыру өчен, Казанда автобусларының бер өлешен Җиңүнең 75 еллыгы символикасы белән бизәгәннәр. Экипажлар маршрутларга хәрби формада чыккан. Бу хакта ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ассоциация рәисе Сергей Темляков аңлатуынча, узган ел маршрут автобуслары көчәйтелгән режимда эшләсә, быел гамәлдәге үзизоляция режимы аркасында автобуслардан, нигездә, Казанның система барлыкка китерүче предприятиеләре хезмәткәрләре файдалана. Пассажирлар агымы 80 процентка диярлек кимегән.

Барлык шартларга да карамастан, шоферлар һәм кондукторлар маршрутларга бәйрәмчә хәрби формада чыккан. Автобусларда ветераннарга адресланган котлаулар яңгырый. Транспортчылар аларга рәхмәт сүзләрен оныклары тапшырыр дип өметләнә.

Моннан тыш, кайбер автотранспорт оешмалары үз хисабына автобусларны брендлый алган. «<…> линиягә Җиңү символикасы төшерелгән утызга якын автобус чыкты», — диде Темляков.

Шулай ук, автотранспорт оешмалары үзләрендә эшләп пенсиягә чыккан ветераннарны да котлады. Хәзер аларның 25е генә исән. Аларга бүләкләр фатир бусагасында, битлек һәм перчаткалардан тапшырылды.