420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Җиңү паркы өстеннән 9 Май- Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Россия, Татарстан флаглары, Җиңү Байрагы белән Ми-8 вертолетлары очып узды.
Трансляцияне алып баручылар һавада Казан вертолет заводы, Росгвардия идарәсе һәм Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кушма очучылар отрядының Ми-8 легендар машиналары очканын әйттеләр.
Вертолетларның берсен Казан вертолет заводы экипажы йөртте. Экипаж командиры — «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән өлкән очучы-сынаучы Владислав Перепелкин. Икенче очучы — II класслы очучы-сынаучы Роман Удовиченко.
Бүген, шулай ук, Казансу өстеннән Ту-160 бомбардировщигы очып үтәчәк.