Апасның Урта Биябашы авылында су юллары яңартыла

Урта Биябашы авылында «Чиста су» программасы нигезендә су кертү эшләре бара.

(Апас, 9 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апасның Урта Биябашы авылында су юллары яңартыла. Бу турыда район басмасы хәбәр ителә.

«Урта Биябашы авылының су юлын яңарту өчен авыл җирлегенең резервтагы 500 мең акчасын күчереп проект ясаттык һәм программага кердек. 5 чакрым су юлы салына, башня куела. 18 миллион сумлык эш башкарыла. Район башлыгы зур ярдәм итте. Халык бик шатланды. Президентыбызга һәм район башлыгына зур рәхмәт», — диде авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин.

Урта Биябашы авылында яшәүче халык тәүлегенә 24 сәгать сулы булачак.

«Су юллары бик иске иде, ул гел тишелеп тилмертте. Суны көнгә ике тапкыр гына ала идек. Сулы булуга бик шатланабыз», — диде Гөлсем апа Борһанова.