Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең юбилеена музыка уен кораллары кайтардылар

Аксубай сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңартуга финанслауның гомуми суммасы 7,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

(Аксубай, 9 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубай балалар сәнгать мәктәбенә 50 еллык юбилее уңаеннан егермедән артык төрдәге уен кораллары тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар арасында 3 акустик фортепиано, 10 цифрлы пианино, 6 саксофон, 2 профессиональ флейт һәм укучылар өчен 10 аккордеон, гитара һ.б. бар.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында музыка уен кораллары белән тәэмин ителү шатлыгын сәнгать мәктәбе коллективы белән район башлыгы Камил Гилманов та уртаклашты.

«Мин эшләгән 12 ел дәвердә без һәр уен коралына, бәйгегә, грантка сөендек. Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Президентыбызга рәхмәт. Сәнгать мәктәбе профессиональ кадрлар белән тәэмин ителгән. Монда кадрлар агымы күзәтелми, хореографлар, музыка уен кораллары сыйныфы укытучылары күп еллар эшли, алар үз эшләренең фанатлары» — диде район башлыгы Камил Гилманов.

Сәнгать мәктәбе директоры да бу вакыйга уңаеннан сөенечен яшермәде — ул инструментларны бушатырга ярдәм итеп кенә калмыйча, аларның һәркайсын ачып, фортепиано буенча укытучыларның сыйныфлары җиһазлануга гына түгел, хореографларның классларында да үз инструментлары булачагына чын күңеленнән шатланды. Хәтта яңа цифрлы пианинода «Катюша»ны да уйнады.

«Без музыка уен коралларын көйләүгә дә шактый экономияләргә тырышабыз, илкүләм проект кысаларында бөтен корал тикшерелде һәм искиткеч итеп көйләнде», — ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова.

Аксубай сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңартуга финанслауның гомуми суммасы 7 598 676 сум тәшкил итәчәк.