Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак

Республикада явым-төшем көтелми.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Республика территориясендә явым-төшем көтелми, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә төбәк буенча һава температурасы 11-16 градус җылы булуы көтелә. Көндез температура 25, 30 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың көнчыгыш районнарында салкынчарак булачак.

«Татар-информ» Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы булачак дип хәбәр иткән иде.