Әлмәт командасы "Студентлар язы" фестивалендә беренче урынны алды

Әлмәт студентлары Театр елына багышланган иң яхшы программа өчен фестивальнең махсус бүләгенә дә ия булдылар.

(Әлмәт, 9 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Республикасы шәһәрләрендә ел саен "Студентлар язы" фестивале уза. Бу фестивальдә шәһәрне лаеклы рәвештә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы тәкъдим итеп, югары уку йортларының кече төркеме гомуми программасы өчен I урынны алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен мәйданчык булып тора. 7 май көнне "Уникс" мәдәният-спорт комплексында "Татарстан Студентлар язы-2019"ның соңгы этабы - гала-концерт узды.

Әлмәт студентлары Театр елына багышланган иң яхшы программа өчен фестивальнең махсус бүләгенә дә ия булдылар.