"Үлемсез полк" хәрәкәтендә яңа өйләнешкән пар катнашты

Алар чарага махсус туй көнендә кигән киемнәреннән килгән.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Үлемсез полк” гражданлык-патриотик акциясе хәрәкәтендә яңа гына гаилә корган яшь пар – Алинә Баһаветдинова һәм Артур Бавленко катнашты. “Безне махсус катнашырга чакырдылар”, - дип сөйләде алар “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Яшь парның туйлары күптән түгел – 24 апрельдә булган. “Үлемсез полк”та катнашырга чакыру алгач, матур күлмәк һәм костюм-чалбардан килергә булдык”, - диде алар.

“Үлемсез полк” – илебезнең төп бәйрәме. Бу көнне без әби-бабаларыбызны искә төшерәбез. Балаларыбызга сугышта катнашкан дәү әти, дәү әниләребез турында җиткерәчәкбез”, - диде яшь пар.

“Мин хәрәкткә зур дәү әтием – Хәдият Хәйруллинның портретын тотып килдем. Ул Бөек Ватан сугышына 1941 елда китә һәм 1942 елда аның хәбәрсез югалганы турында хат килә. Менә шулай, дәү әтием турында беркем бернәрсә дә белми”, - диде Алинә Баһаветдинова.