“Үлемсез полк” хәрәкәте катнашучысы: Бүгенге полк – әби-бабаларга рәхмәт әйтү

Зәйнәп Шаһвәлиева илебезнең тарих битләрен дәвам итүгә барлык көчләрен куйган ветераннарның исемнәрен белү, аларны тану – төп бурыч дип саный.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда үтүче “Үлемсез полк” хәрәкәте катнашучысы, татар филологиясе студенты Зәйнәп Шаһвәлиева бүгенге йөреш – әби-бабаларга рәхмәт әйтү дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Үлемсез полк”ка чыгуымның сәбәбе – Ватаныбызны саклаган, илебезгә тынычлык китергән әби-бабаларыбызга зур рәхмәт белдерү. Аларның исемен онытмау, исемнәрен хәтерләү – ярату, хезмәтләренә сокланып, матурлыклары белән горурланып яшәү”, - диде ул.

Зәйнәп Шаһвәлиева “Үлемсез полк”ка туганнан туган апасы белән килүен әйтте. “Без бу чарада бишенче ел катнашабыз. Шәһәрдә шундый зур вакыйга үткәрелгән көнне без сугышта катнашкан ветераннарны хөрмәт итеп, данлыйбыз”, - дип сөйләде ул.

Зәйнәп Шаһвәлиева бүген зур дәү әтисе – Габделгазиз Камаловның портретын тотып килгән. “Ул да вәхшәтле сугышта катнашкан. Кызганыч, аны вакытында данламыйлар. “Бу йортта сугыш ветераны яши” дигән такта да элмиләр. Чөнки ул фашистларның әсирлегенә эләккән була”, - диде ул.

“Күпме ел әсирлектә булып дога кыла-кыла, атылырга бер кеше кала үлергә торганда бабам “не стрелять” дигән тавышны ишетә, поезд белән җибәрелгәндә немецлардан качып, төшеп кала, исән-сау үз Ватанына кайтып җитә. Мондый авыр хәлләрдән соң ул ике ел буе авырый”, - диде студент.

Студент илебезнең тарих битләрен дәвам итүгә барлык көчләрен куйган ветераннарның исемнәрен белү, аларны тану – төп бурыч дип исәпли. “Без тарихыбызны белергә һәм киләчәктә мондый афәтләр кабатланмасын өчен барлык көчебезне куерга тиеш”, - диде ул.