Казанда “Үлемсез полк” йөреше колоннасы Казанның Меңъеллык мәйданына барып җитте

Акция хәрәкәте Аграр университеты тирәсендә Карл Маркс һәм Толстойурамнары чатында башланган иде.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 9 майда Җиңү көне уңаеннан татарстанлылар “Үлемсез полк” гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте акциясендә катнаша. Тантаналы йөреш инде бер сәгатьтән артык вакыт Меңъеллык мәйданына керүен дәвам итә. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнаша.

Иң элек акциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылды. Ул әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановны искә алды.

Шулай ук акциядә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин (бабасы Владимир Яковлев портреты белән), Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев (әтисе Шаһишәрип Шәймиев портреты белән), республика министрлары, ведомстволары җитәкчеләре, гадәттәгечә, үзләренең туганнары – бабаларының әтиләре, бабалары, әтиләренең фотосурәтен күтәреп барган татарстанлылар белән бер рәттә булды.

  • Искәртеп үтик, “Үлемсез полк” акциясе 15:00 сәгатьтә Аграр университеты тирәсендә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында башланды.


Колонна Ирек мәйданы, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша Казанның Меңъеллык мәйданына кузгалды. Хәзерге вакытта колоннаның яртысыннан артыгы мәйданга керде. Йөреш хәрәкәтен әле дә дәвам итә.

16.00-21.00 – сәгатьләрдә Җиңү көнен бәйрәм итү Казансу елгасы яр буенда дәвам итәчәк. Җиңү көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.