Казанда Җиңү көне уңаеннан концерт башланды

Концерттан соң казанлылар бәйрәм салютын күзәтә алачак.

(Казан, 9 май, "Татар-информ", Вероника Ваганова). Казанда "Казан Арена" янындагы мәйданда Җиңү көне уңаеннан концерт башланды.

Концертта "Студентлар язы", "Созвездие-Йолдызлык" кебек шәһәр һәм төбәк конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук "Сәйдәш" бию театры, "1+1" дуэты, "Изумрудный город" бию төркеме катнаша.

Соңыннан 40 минутлык программа белән ВИА "Волга-Волга" төркеме чыгыш ясаячак.

Концерттан соң казанлылар бәйрәм салютын күзәтә алачак.