Күпчелек гражданнар «Үлемсез полк» һәм «Георгий тасмасы» акцияләрен хуплый

Катнашучыларның патриотизм хисен аңламый торган россиялеләр акцияләргә шикләнеп карый.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Җиңү көненә багышланган «Үлемсез полк» һәм «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акцияләрен Россия халкының 94 һәм 92% тулысынча яисә өлешчә хуплый. Superjob.ru рекрутинг порталының тикшеренү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.

«Үлемсез полк»ны россиялеләрнең 78% тулысынча уңай бәяли, 16% - уңай. Шул ук вакытта, илдә яшәүче 4% халык тискәре кабул итә, ә тулысынча тискәре – нибары 2%. Үзләренең шикле мөнәсәбәтләрен алар чарада катнашучыларның ватанпәрвәрлек хисләрендә шикләнүләре белән аңлата.

«Георгий тасмасын» респондентларның 75%ы тулысынча хуплый, ә өлешчә – 17%. Россия халкының 4%ы акциягә тулысынча яки өлешчә тискәре карый. Алар анда катнашучыларның Җиңү белән бәйле символикага карата ихтирамсыз мөнәсәбәтенә басым ясый.

Сораштырулар 2019 елның 23 һәм 24 апрелендә барлык федераль округларның 339 торак пунктында үткәрелгән. Аларның һәркайсы Россиянең 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең гражданын колачлаган.