Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары вокзалда 9 Май уңаеннан концерт куйды

Әгерҗе вокзалы җитәкчесе Евгений Бареков, пассажирларны, Әгерҗе халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм артистларга рәхмәт әйтте.

(Әгерҗе, 8 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе сәнгать мәктәбенең 20 педагогы, биредә белем алучы алтмыштан артык укучысы 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тимер юл вокзалында беренче тапкыр пассажирлар өчен концерт куйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"9 Май алдыннан әгерҗелеләргә, шәһәр аша төрле төбәкләргә юл тотучыларга бәйрәм рухы бүләк итәргә уйладык. Һәм әлеге чарага бик җентекләп, ныклап әзерләндек", – ди сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина.

Сугыш чоры җырлары, әлеге елларны хәтерләткән биюләр, төрле уен коралларында башкарган көйләр – барысы да күңел кылларын тибрәтте. Пассажирлар рәхәтләнеп концерт карадылар, җырчыларга кушылып җырладылар. Күз явын алырлык костюмнардан чыгыш ясаган зур коллективның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Безнең поезд кузгалып китәргә әле бер сәгать вакыт бар. Әнә шул вакытны концерт карап узыдыруыбызга бик сөенәбез. Әгерҗенең сәнгать мәктәбе укучылары чыгышларын бик югары бәялибез һәм аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диделәр Ижаудан Мәскәүгә баручы пассажирлар Елена һәм Татьяна ханымнар.

Артистлар бәйрәм концертын “Катюша“ җыры белән төгәлләделәр. Аларга пассажирлар да кушылып җырладылар. Ә концерт караган һәркем бу көнне 9 Майга багышлап сәнгать мәктәбе укучылыры ясаган рәсемнәр белән китте. 

Әгерҗе вокзалы җитәкчесе Евгений Бареков, пассажирларны, Әгерҗе халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады һәм артистларга рәхмәт әйтте.