9 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Миңнеханов: Кырыс көрәш көннәре ерагайган саен, Җиңүнең әһәмиятен аңлау арта, Татарстан депутатлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады / Фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш булып хәтеребездә мәңге сакланыр, диелә котлауда.

Рөстәм Миңнеханов мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты / Чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Алексей Песошин һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәк куйды / Татарстан Премьер-министры Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә бер минутлык тынлык белән фронттан кайтмаган сугышчыларны искә алды.

Татарстан депутатлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды / Тантанада катнашучылар «Сугышчы» монументына, шулай ук Казан госпитальләрендә һәлак булган чит ил сугышчылары истәлекле билгесенә чәчәкләр куйды.

Миңнеханов: Кырыс көрәш көннәре ерагайган саен, Җиңүнең әһәмиятен аңлау арта / Казанда Җиңү парады узды.

Россия Хезмәт министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарының төгәл санын ачыклаган / Ветеранны ай саен матди тәэмин итүнең гомуми күләме 43,5 мең сум чамасы тәшкил итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Чаллыда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды / Һәйкәл янында укучылар татар шагыйре әсәрләренә нигезләнгән музыкаль-шигъри композицияләр башкардылар.

Сугыш инвалиды Гали Гарифуллин: Яндырырга алып барганда, аннан да качтым / "Бүген бәйрәм көнендә күзгә яшьләр килә", - ди Бөек Ватан сугышы ветераны.

“Үлемсез полк” катнашучысы: Cугыштагы ачлыкны күз алдына да китерә алмыйбыз / Гүзәл Идиатуллина геройларны Җиңү көнендә генә түгел, һәрдаим искә алырга кирәк дигән фикердә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңүче-сугышчыга һәйкәл проектына бәйге игълан ителә / Бу хакта Җиңү парадында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.