Әтнә халкы "Үлемсез полк" акциясендә катнашты - фоторепортаж

"Үзләрен рәсемнәрдән генә күреп белсәк тә, әби-бабаларыбызның батырлыкларын без онытырга тиеш түгел", - диләр Олы Әтнә мәктәбе укучылары.

 (Олы Әтнә, 9 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Быел Әтнә районында "Үлемсез полк"та узган елгыдан да күбрәк кеше катнашты. Кулларына якыннарының, бабаларының потретларын тотып, балалар, оешма хезмәткәрләре, шулай ук кайткан кунаклар, авыл халкы да чыкты.

"Үзләрен рәсемнәрдән генә күреп белсәк тә, әби-бабаларыбызның батырлыкларын без онытырга тиеш түгел", - диләр Олы Әтнә мәктәбе укучылары.