Татарстанда көн дәвамында яшенле яңгыр һәм җилнең көчәюе көтелә

Синоптиклар шундый кисәтү белән чыкты.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана, яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр һәм көчле җил чыгу ихтималы да бар.

Синоптиклар кисәтүенчә, көньяк-көнбатыш һәм көньяктан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 23 метрга (Казанда 18 метр) җитүе ихтимал.

Бүген көндезге һава температурасы Татарстанда – +19..+24, көнчыгыш районнарда +27 градуска кадәр күтәрелә.

Казанда +21..+23 градус җылы булачак.