Россиядә беренче булып Җиңү Көнен Тын океан флоты бәйрәм итә

Петропавловск-Камчатски гарнизоны гаскәре һәм хәрби техника катнашында тантаналы парад узган.

 (Казан, 9 май, "Татар-информ"). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын Россиядә беренче булып Тын океан флоты частьләрендә хәрби хезмәттә булучылар билгеләп үтте, дип хәбәр итә флотның матбугат үзәге. Петропавловск-Камчатски гарнизоны гаскәре һәм хәрби техника катнашында тантаналы парад узды, диелә хәбәрдә.

Җиңү паркының Дан аллеясендә Россиянең Төньяк-көнчыгышы гаскәрләре һәм көчләре командалыгы вәкилләре Хәтер ташына чәчәк гөлләмәләре һәм тәкыялар куйган.

Владивостокта Бөек Җиңүне бәйрәм итү Тын океан флоты штабы каршында дәүләт һәм Андрей байракларын күтәрүдән башланган. Шәһәрдәге хәрби парадны Тын океан флоты командалыгы адмирал Сергей Авакянц ачкан. Тантаналы чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланачак.