Кукмаралылар "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.

(Кукмара, 9 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән "Үлемсез полк" акциясенә Татарстан Республикасы, шул исәптән Кукмара халкы да бик теләп кушылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

"Үлемсез полк" акциясе кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды. Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле "сафка басты". Һәр портрет – үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.