Кукмарада Җиңү бәйрәме күтәренке рухта узды

Орден-медальләр таккан ветераннар – безнең горурлыгыбыз.

(Кукмара, 9 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 72 еллыгы билгеләп үтелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел.Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар – безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Тагын бик күп еллар үтеп, буыннар алмашынса да, фронт һәм тыл каһарманнарының ил азатлыгы өчен куйган батырлыклары онытылмас, якты истәлекләре халык күңеленнән җуелмас.

...Иртәнге сәгатьләрдә 25 мотоциклчыдан торган байкерлар колоннасының Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Киров өлкәсеннән килгән әлеге кунаклар үзәк урам аша узып та, чарага җыелган халыкны сәламләде. Механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасы, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар тантаналы төстә Җиңү паркына барды. Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингта район башлыгы Сергей Димитриев, хәрби комиссар Равил Гафиев, якташыбыз - Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады.

Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде.

Кичке якта концерт программасы, массакүләм күңел ачулар һәм бәйрәм салюты булачак.