Казанның Җиңү паркында халык Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә

Биредә концерт номерлары да, балаларга уен-күңел ачу чаралары да күпләп оештырылган.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның Җиңү паркында бүген чын бәйрәм рухы тантана итә. Иртәнге якта төтәсләп яңгыр явып торуга карамастан, сәгать 9 да ук республика җитәкчелеге катнашында Бөек Җиңү хөрмәтенә Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантаналы чарасында рәсми затлардан тыш, шактый халык катнашты.

Биредә Дан мемориалында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәңгелек утка венок куелды. Аннан рәсми затлар Аналар һәм тол хатыннар һәйкәле янына барды. Бу вакытта аларны танк өсләрендә тезелеп баскан, кулларына канәфер тоткан укучы кызлар сәламләп калды. Аналар һәм тол хатыннар монументында газизләрен гомере буе көткән аналарга мәдхия булып шигырьләр яңгырады, Ландыш Җырау башкаруында “Уел” көе сузылды. Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев белән берлектә, монументка чәчәк кәрҗине куеп, һәйкәл каршында баш иде. "Казан" атом су асты көймәсе рубкасы янында рәсми затлар хәрби-диңгез флоты ветераннарыннан торган “Экипаж – одна семья” ансамбле вәкилләре белән очрашып, алар белән күмәк фотога төште. Әлеге ансамбльне Бөек Ватан сугышында катнашкан Альберт Серебряков җитәкли.

Тантаналы чарада катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм сугыш ветераны Алексей Истомин әле шактый көр кәефле, алар Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен да бергәләп бәйрәм итүгә өметләнүен билгеләп узды. “Хәзер сез, яшь буын алдында җирдә тынычлыкны саклау бурычы тора. Моның әһәмияте көннән-көн көчәя, чөнки безнең тирәдә Россиягә каршы көчләр бар. Җирдәге тынычлык хәзерге яшьләрдән, илнең Коралланган көчләреннән тора!” – дип белдерде алар.

Көн төшкә таба авышканда халык бик тә күбәйде. Халыкның кәtфе күтәренке, бар җирдә сугыш чоры җырлары яңгырый. Һава торышының тотрыксызлыгына карамыйча, олырак балаларына пилоткалар киертеп, кечерәкләрен коляскаларга утыртып килүче гаиләләр агыла да агыла иде. Бәйрәмгә туганнары белән күмәкләшеп килүчеләр дә күп. Кулларына канкойгыч сугышны гәүдәләндергән кызыл канәфер һәм лалә чәчәкләре тоткан укучы балаларның парктагы өлкән буын вәкилләренә – сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына йөгереп килеп, шул чәчәкләрне бүләк итүен карап тору күңелгә җылы хис өсти иде кебек.

Бәйрәм мохите булдырырга теләп, төрле мәйданчыкларда балалар музыка мәктәпләре укучылары чыгышларыннан концерт номерлары әзерләнгән. “Казан” атом су асты көймәсе рубкасы урнашкан мәйданчыкта “Татарстан Республикасының Диңгез җыены” иҗтимагый оешмасы вәкилләре тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Оешма рәисе урынбасары Хәмид Абдуллаҗанов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” атом су асты көймәсе рубкасы монумент буларак паркка 2010 елда бүләк ителгәнен билгеләп узды. Шуннан бирле 9 Май көнне “Экипаж – одна семья” ансамбле биредә традицион рәвештә концерт оештыра.

Парк территориясендә Казанның Балалар иҗаты үзәгенең “Балалар академиясе” сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның күргәзмәсе дә тәкъдим ителгән. Әле 1941-1945 елгы сугыш михнәтен чынлап торып аңламаган балаларга әти-әнисенә “күңелсез, кайтыйк” дип әйтергә сәбәпләр юк иде кебек. Биредә сабыйлар өчен төрледән-төрле аттракционнардан, күңел ачу чараларыннан күзләр камаша иде.

Җиңү бәйрәменә дип, Казанга махсус килгән кунаклар да бар. Яр Чаллыда яшәүче Алсу Галиева 9 Май көнне ел саен Казанга балалары янына кайта һәм әтисе потретын тотып, бәйрәм чараларында катнаша. Әтисе Сәмигулла Дәминов турында истәлекләре белән уртаклашканда, ул күз яшьләрен тыя алмады. Тамак төбенә төер тыгылган халәттә булса да, Алсу ханым Сәмигулла абыйның сугыш башланганда Одессада хезмәт иткәнен, шуннан фронтка җибәрелүен әйтте. “Әтием икенче Белоруссия фронтында хезмәт иткән, Берлинга кадәр барып җиткән. 1944 елда ул бик нык яралана. Ленинградта ярты ел хастаханәдә дәваланган. Шул вакытта ничек ярдәм итүләре турында гел сөйли иде. Анда соңгы икмәк телеме белән дә, сабын, одеколон һәм башка кирәк-яраклар белән дә бүлешүләре турында кабат-кабат сөйләп, Ленинград шәһәрен гел рәхмәтләр укып искә ала иде. Мин үзем дә ул шәһәрне бик яратам! Әтиебез арабызда күптән булмаса да, бу бәйрәмне гел билгеләп үтәбез”, – ди Алсу Галиева.

Екатеринбургтан килгән Елена белән Ольга бабаларының сугышта катнашкан еллары турында хатирәләре белән уртаклашты. “Бу бәйрәмне яшь тулы күзләр белән каршылыйбыз. Ветераннарыбызга шушы Җиңүне якынайтканнары, безне бәхетле иткәннәре өчен бик зур рәхмәт! Иң мөһиме – хәзер һәм киләчәктә сугышлар булмавы, тыныч күк йөзенә сөенеп яшәү. Бу бәйрәмдә без ата-бабаларыбызны искә алабыз. Минем бабамның да “әле монда бомба аталар, әле тегендә бомба тавышы, ә мин ризык ташый идем” дип сөйләгәне хәтердә”, - ди Елена. Ә Ольганың бабасы табиб булып эшләгән. “Ул яралыларны үз җилкәсендә ташып, аларга операцияләр ясаган. Медальләре күп”, - дип белдерде.

2 яшьлек кечкенә баласы һәм хәләл җефете белән килгән Сергей Костенецкий бүген паркка ветераннарга дип махсус чәчәкләр һәм шоколадлар алып килгәннәрен әйтте. “Алар күп калмады бит, алар озаграк яшәп, безгә туган илне, Ватанны саклау, кадерләү хисләрен сеңдерсеннәр иде”, - диде.

Милләте белән кыргыз булган Кондыз Ибраһимова кечкенә оныклары белән килгән. “Мин үзем Кыргызстаннан, Казанда яшим. Безнең илләрнең тарихы бер, чөнки сугышта бабаларыбыз бергә көрәшкән. Бабам Ибраһим 1942 елда фронтка киткән, Мәскәү янында хәбәрсез югалган. Бүгенгәчә аның турында берни белмибез. Оныкларыма да сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләргә телим, шуңа да аларны бирегә алып килдем”, - ди ул.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан яу кырына 700 меңнән артык кеше китеп, шуның яртысы әйләнеп кайтмаганын искәртик.

Җиңү паркында бәйрәм кичке 18 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Биредә тамак ялгап алу өчен шашлык кыздыручылар да, камыр ризыклары сатучылар да буеннан буена тезелеп киткән. Аша өчен уңайлыклар да каралган: өстәлләр һәм эскәмияләр куелган.

Кичен парк 1945 елгы бию мәйданчыгын хәтерләтәчәк. Ян Орехов хәрби оркестры һәм Казанның “Фантазия” джаз-оркестры 19 30-1940 елгы җырларны башкарачак. Махсус костюмнар, фотостендлар тамаша кылучыларны шул чорга “алып кайтачак”. Бәйрәм чараларына кичке 22 сәгатьтә салют нокта куячак.