Яр Чаллы каласында Муса Җәлил һәйкәленә Артем Здунов һәм Наил Мәһдиев чәчәкләр китерде

110 ел элек дөньяга килгән Муса Җәлил моннан 75 ел элек Кызыл Армия сафларына алынган һәм ил өчен көрәштә җәзалап үтерелгән

 (Яр Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән Яр Чаллы каласында тантаналар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерү белән башланып китте. Оренбург төбәгендә 110 ел элек дөньяга килгән Муса Җәлил моннан 75 ел элек, 1941 елда, үзе сорап Кызыл Армия сафларына алынган, әсирлеккә эләгеп, концлагерьларда да фашистларга каршы ил азатлыгы өчен көрәштә булган, көрәштәшләре белән 1944 елда җәзалап үтерелгән һәм шушы үлеме белән үлемсезлеккә атлаган... Советлар Союзы Герое М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасында ТР икътисад министры Артем Здунов, Чаллы каласы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты. Чарага шулай ук хәрбиләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укучы яшьләр дә килгән иде.

Наил Мәһдиев тантанада катнашучыларны Җиңү көне белән котлады, Яр Чаллыда 9 май көнен Советлар Союзы Герое һәйкәленә чәчәкләр китерүдән башлап, әйбәт гадәт гамәлгә кертелгән, дип билгеләп үтте.

Тантана барышында сугыш турында шигырьләр яңгырады, алар исә башка сыймаслык каршылыкларны узып, бөтен дөньяны фашизмнан азат иткән һәм аяз күк йөзе бүләк иткән ватандашларыбызның язмышларындагы борылышларны искәртте, диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.