Татарстанда җылы һәм болытлы һава шартлары саклана

Урыны белән яшенле яңгыр, җилнең көчәюе көтелә

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яшенле яңгыр, җилнең көчәюе көтелә.

Төнлә температура 6-13 градус җылы тәшкил итәчәк. Көндез 17-22 градуска кадәр җылытачак. Бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгышында җылы булачак.
Казанда төнлә 8-13 градус җылы, ә көндез - 19-21.
11 май төнендә республикада болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура 4 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.