«Татар-информ» агентлыгы сайтында - бәйрәм салюты трансляциясе

Салют 5,5 минут дәвам итәчәк

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген 22 сәгатьтә Татарстан башкаласында Җиңү көненә багышланган традицион бәйрәм салюты була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында бәйрәм салютының онлайн-трансляциясен карарга мөмкин булачак.
Татарстан башкаласында җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм салютын карау өчен Казансу елгасының уң һәм сул ягы иң яхшы мәйданчыклар булып санала.
Салют 5,5 минут дәвам итәчәк.