«Татар-информ» агентлыгы Казаннан "Үлемсез полк" акциясенең туры трансляциясен тәкъдим итәчәк

Бу акциядә Татарстан районнарыннан 62 мең чамасы кеше һәм якынча 20 мең казанлы катнашуы көтелә

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген - Җиңү көне тантаналары кысаларында сәгать көндезге 3тә Татарстан башкаласында, бөтен илдәгечә, "Үлемсез полк" бөтенроссия акциясе старт ала. Казанда телевизион трансляцияне "ТНВ" алып барачак, шулай ук онлайн-трансляцияне "Татар-информ" агентлыгы сайтында карарга мөмкин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу акциядә Татарстан районнарыннан 62 мең чамасы кеше һәм якынча 20 мең казанлы катнашуы көтелә.

Тантаналы йөреш 3тә Казан урамнары буенча узачак. Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында тантаналы чара узачак.
Гомумән, "Үлемсез полк" проектын оештыручылар, быел акциягә бөтен Россия буенча 24 млн кеше кушылыр дип көтә. Бу ,узган елдагыга караганда, 2тапкыр күбрәк дигән сүз.