Путин әтисенең фотосы белән "Үлемсез полк" акциясендә катнаша

Күп кенә россиялеләргә кебек, Президент өчен дә Бөек Ватан сугышы - гаилә тарихының бер өлеше

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин"Үлемсез полк" акциясендә катнаша. Дәүләт башлыгы истәлекле йөрештә әтисенең фотосы белән икенче тапкыр катнаша, дип хәбәр итә ТАСС.
Президент өчен, күп кенә россиялеләргә кебек, Бөек Ватан сугышы - гаилә тарихының бер өлеше. Путин үз әтисе Владимир Спиридонович Путинның "бронь" га карамастан фронтка китүе, сугышканы һәм авыр яраланганы турында сөйләгәне бар. Дәүләт башлыгы блокаданы кичкән әнисе Мария Ивановнаны һәм 1942 елда дифтериядән үлгән өлкән абыйсын да еш искә ала. Владимир Путин үзе Җиңүдән соң 7 ел узгач туган.
"Үлемсез полк" акциясе бишенче тапкыр уза. Быел Россиянең һәм чит илләрнең торак пунктлары да кушылды. Акция тантаналы йөреш белән генә чикләнми, "Үлемсез полк" сайтында (moypolk.ru) үз туганнарының битен ачарга һәм хәрби юлы, гаилә тормышы һәм сугыштан соңгы еллары турында сөйләү мөмкинлеге бар. Көн саен биредә меңләгән яңа тарих пәйда була. Хәзер алар 338 мең.