Казанның Арча кыры зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алдылар

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр куйды

 (Казан, 9 май, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген иртән Казанның Арча кыры зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәк кую тантанасы узды.

Чарада ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б.лар катнашты.

Тантаналы чара башланганчы, Алексей Песошин бүгенге бәйрәмнең төп геройлары - сугыш ветераннарын сәламләде һәм Җиңү көне белән котлады.

"Җиңүче солдат" монументы янында почетлы караул һәм хәрби оркестр куелган иде, тантанада катнашучылар шунда юнәлде. Чарада катнашучылар сугышта һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алды, аннары утлы корал залплары яңгырады. Оркестр РФ һәм ТР гимннарын башкарды, тынычлык символы буларак күккә ак күгәрченнәр очырылды. Хәрбиләр кулларына корал тотып, тантаналы маршта катнашты.

Шулай ук "Хәсрәтле солдат” һәм Советлар Союзы Герое, Казанның шәрәфле гражданы, легендар очучы Михаил Девятаев, башка легендар татарстанлылар - сугышта катнашучылар һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар.