Казанда "Үлемсез полк" акциясе хокук бозуларсыз узды

Татарстан башкаласында тантаналы йөрештә 45 мең чамасы кеше катнашкан

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Казанда "Үлемсез полк" акциясе хокук бозуларсыз узды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ.
Бүген, Җиңү көнендә, Казанның Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.
Шулай ук Татарстан башкаласында "Үлемсез полк" акциясе быел иң массакүләм чараларның берсе булды. Казанда тантаналы йөрештә 45 мең чамасы кеше катнашты.
"Үлемсез полк" колоннасы маршруты һәм якындагы урамнар буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан җәяүлеләр хәрәкәте оештырылды.
Тантаналы чаралар вакытында 500 гә якын полиция хезмәткәре хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итте. Җәмәгатьчелек тәртибен тупас бозу очракларына юл куелмаган.