ТР мәгариф һәм фән министры ветераннарны Җиңү көне белән котлады

“Мондый Җиңүнең варисы булу – ул зур хөрмәт кенә түгел, ә илнең бердәмлеге һәм бәйсезлеге өчен җаваплылык та”, – дип саный А.Гыйльметдинов
(Казан, 9 май, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән тәбрик итте.
ТР мәгариф һәм фән министрының котлавында мондый юллар бар:
“Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне россиялеләр өчен батырлык, геройлык һәм намуска тугрылык символына әверелгән Җиңү бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге көн бөтен халык бәйрәмнәре арасында һәрвакытта да лаеклы урын биләде. Бу көнне без батыр сугышчыларны данлыйбыз, Ватан, Җиңү өчен үзләрен корбан итүчеләрнең истәлеге алдында баш иябез. Мондый Җиңүнең варисы булу – ул зур хөрмәт кенә түгел, ә илнең бердәмлеге һәм бәйсезлеге, яшь буынның тыныч һәм якты киләчәге өчен җаваплылык та.
Сезгә һәм якыннарыгызга бетмәс–төкәнмәс оптимизм, ныклы сәламәтлек, тынычлык теләп калам!”.