Равил Моратов: “Сугыш безнең барыбызга да кагылды”

Казанның Арча зиратында Җиңү көненә багышланган тантаналы чара узды
(Казан, 9 май, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанның Арча зиратында Җиңү көненә багышланган тантаналы чара узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алырга һәм һәйкәлләр, хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салырга ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева килде.
Тантаналы чарада шулай ук ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Совет секретаре Валентина Липужина, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Казанның Вахитов районы хакимияте башлыгы Руслан Шакиров, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салу – ул аларга ихтирам күрсәтү билгесе, диде журналистларга ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов. “Һәр торак пунктның үз мемориалы бар, һәм плитәдәге язуларга карагач, сугыш җиле кагылмаган бер генә гаиләнең дә булмавын аңлыйсың, хәтер һәркемгә кадерле, – дип ассызыклады ул. – Минем әти сугышта катнашты, сугыш җиле башка туганнарга да кагылды. Без – сугыштан соңгы елларда туган һәм тәрбияләнгән балалар, шунлыктан безнең Җиңү көненә мөнәсәбәтебез дә үзенчәлекле”.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салют яңгырады, шуннан соң яу кырында ятып калган хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салдылар.