М.Сафиуллин: “Җиңү көне көрәшләрдә һәм тылда чыныккан көчле рух, чыдамлылык үрнәге”

Икътисад министры ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлады
(Казан, 9 май, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветараннарына котлау юллады.

“Хөрмәтле ветераннар! “Хәтерлибез, кадерен беләбез, горурланабыз!” Йөрәк түреннән чыккан шушы сүзләр белән без Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз алдында баш иябез. Фронтларда Ватан азатлыгы өчен сугышкан, тылда батырларча хезмәт иткән, илнең бәйсезлеге өчен көчен кызганмаган һәм безгә азат тормыш бәхетен татырга ярдәм итүчеләргә олы рәхмәт һәм ихтирам сүзләре буыннар аша тапшырыла килә.

Моннан 64 ел элек зур югалтулар һәм көч бәрабәренә Сез яулаган Җиңү тарихны үзгәртте. Бу батырлыкның әһәмияте бүген арта бара. Ул уртак максат- Ватанны, якыннарын фашист агрессиясеннән саклау максаты белән берләшкән төрле халыкларның чын дуслык үрнәге, гади геройлык, кыюлык өлгесе. Шул ук вакытта Сталинград окопларында, Курски дугасында, Ленинград камалышында, Берлин өчен көрәшләрдә, фронтның алгы сызыгында һәм тылда чыныккан көчле рух, чыдамлылык үрнәге дә.

Хәзер дөнья, без яшәгән ил үзгәрде. Ләкин без, бу сугыштан соң туган буын вәкилләре, Җиңү таңын алып килгән Сез батырлардан бүген күп нәрсәгә өйрәнәбез. Безгә Сезнең зирәклегегез һәм тәҗрибәгез кирәк. Яңа буыннар бу Җиңүнең нинди көч һәм нәрсәләр бәрабәренә яуланганын беркайчан онытмас. Без моны ышандырабыз. Кадерле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек белән, әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын”, -диелгән юллар бар икътисад министры котлавында.