news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Үзбәкстан мөселманнары дини туризмны үстерү турында сөйләште

Туризмны популярлаштыру өчен Үзбәкстанга имамнар һәм блогерлар сәфәре оештырачаклар.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчете конференц-залында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Очрашуда дини туризмны үстерү турында сөйләштеләр.

Рушан хәзрәт Аббясов сүзләренчә, дини туризм потенциалы пандемия чорыннан соң дөньяның акрынлап җанлануы шартларында аеруча актуальләшә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул шулай ук Россия мөселманнары өчен Үзбәкстан, Бохара, Сәмәрканд, Хиваның изге урыннарына сәфәрләр туристик кына түгел, ә күп кенә мөселман халыкларына хас булган зиярат кылу да булырга мөмкин. Бу исә дин ныгуга, мөселман тарихының күренекле эшлеклеләре турындагы белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итәчәк, дип ышануын белдерде.

Очрашу кысаларында алар шулай ук зиярат кылу-туризмны популярлаштыру өчен Үзбәкстанга имамнар һәм блогерлар сәфәре, шулай ук Россия мәчетләрендә Үзбәкстанның истәлекле урыннары турында фотокүргәзмәләр уздыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100