Ковид сәбәпле, Россиядә калган Төркмәнстан гражданнары Казаннан китә алачак

Алар өчен Казан-Төркмәнбаш маршруты буенча махсус рейс билгеләнәчәк.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә калырга мәҗбүр булган Төркмәнстанның 275 гражданы Казаннан үз илләренә оча ала.

«9 апрельдә Төркмәнстан гражданнары өчен махсус рейс булачак», диелгән Төркмәнстан Генераль консуллыгы хәбәрендә.

Пассажирлар Казан-Төркмәнбаш маршруты буенча Boing 777 самолетында очачак.