Казан янындагы Күлле бистәсен су басканын видеога төшергәннәр

Бистәдә яшәүчеләр машинада «йөзеп» чыгарга мәҗбүр булган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казан янындагы Күлле бистәсендә юлларны һәм йорт кишәрлекләрен су басканы төшерелгән видео чыкты.


Видеода күренгзнчә, бистә урамнары һәм җир кишәрлекләрендә су күтәрелгән. Шаһитлар сүзләренчә, кичә кич су баса башлаган.

Бистәдә яшәүчеләр машинада «йөзеп» чыгарга мәҗбүр булган.