news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшләгән волонтерларның хезмәте бәяләнәчәк

«Төрле юлламалар белән бүләкләү турында уйлыйбыз, алар моңа лаек дип уйлыйм», — диде Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшләгән волонтерларның хезмәте бәяләнәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү чорыннан соң волонтерлык эшендә катнашкан актив яшьләрнең хезмәте бәяләнәчәк. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Инстаграмдагы рәсми битендә узган туры эфир вакытында сөйләде.

«Шушы катлаулы чорда шәхси вакытын һәм сәламәтлеген сарыф иткән барлык хезмәт куйган волонтерларга рәхмәтемне белдерәм. Без медицина хезмәткәрләре волонтерлары белән дә эшләдек, гомумән, бу эшне дәвам итәчәкбез. Алга таба волонтерларыбызны төрле юлламалар белән бүләкләү турында уйлыйбыз, алар моңа лаек дип уйлыйм», — диде ул.

Ведомство эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып министр имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга ярдәм итүне билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «балалар ышаныч телефоны» эшләвен дәвам итә, бу көннәрдә кайнар линиягә шалтыратуларның саны егерме процентка арткан.

«Миңа калса, икътисади проблемалар һәм илебезнең икътисад ягыннан алга таба ничек яшәячәген уйлаган вакытта әлеге сорау һәрвакыт икенче планда кала. Хәзер балалар өчен психологик ярдәм күрсәтүгә сорау бар», — дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Ул шулай ук психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләренең онлайн-режимга күчүен һәм балаларга, яшүсмерләргә уңышлы ярдәм күрсәтүен дә өстәде.

Шулай ук халык туры эфирда җәйге сәламәтләндерү лагерьларының эше, Covid-19 коронавирус инфекциясе булу сәбәпле, сменаларның күчереләчәге турындагы мәсьәләне дә күтәрде.

«Без җәйге сменалар узсын һәм сакланып калсын өчен барысын да эшләячәкбез. Сүз дә юк, барысы да изоляцияләү чорыннан кайсы вакытта чыгуыбызга бәйле, җәйге чорда ук 218 мең яшүсмер бу хезмәттән файдалана алыр һәм лагерьларда вакытын файдалы үткәрә алыр дип өметләнәбез. Әлегә җәйге ялны оештыруга бернинди чикләүләр һәм тыюлар булмады», — дип искәртте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100