news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың «Рубаха» оешмасы медицина битлекләре тегү эшенә кушылды

Битлекләр «Балкыш» социаль приютына, «Надежда» тернәкләндерү үзәгенә, «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенә тапшырылачак.

Түбән Каманың «Рубаха» оешмасы медицина битлекләре тегү эшенә кушылды
http://tat.e-nkama.ru/news/746/86547/

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Рубаха» оешмасы «Татнефть» волонтерлары сафында медицина битлекләре тегү эшенә кушылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Якын көннәрдә без компания биргән махсус материалдан мең ярым битлекне тегеп бетерәчәкбез. ТАНЕКО профсоюз оешмасы рәисе Гөлнара Мөҗипова аны безгә өлгесе һәм тегү инструкцияләре белән бергә тапшырды», — диелә учреждениенең Instagram челтәрендәге аккаунтында

Агросәнәгать көллиятен (физик мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен бүлек) тәмамлаган ике кыз — Ангелина Сайранова һәм Элла Сафиуллина, тегү эше остасы Светлана Белавина һәм «Рубаха» тернәкләндерү үзәге администраторы Наталья Кузина эшкә керешкән инде.

Битлекләр «Балкыш» социаль приютына, «Надежда» тернәкләндерү үзәгенә, «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенә тапшырылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100