Әлки районы башлыгы халыкны онлайн кабул итте

Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук язылган булган.

(Әлки, 9 октябрь. «Татар-инфор», «Әлки хәбәрләре»). Кичә район башлыгы Александр Никошин гадәттәгечә халыкны кабул итте. Кабул итү видеореҗимда үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук язылган булган. Аларга изоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылган.

Александр Никошинга Базарлы Матакның Волков урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итеп, кичләрен яктырту өчен урамның берничә урынына лампалар куюны сораганнар. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итүне Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына йөкләгән.

Тагын бер мөрәҗәгать итүче мәктәп тәмамлаучы баласын район юлламасы белән медицина институтына урнаштырырга ярдәм итүне сораган. Әлеге үтенеч исәпкә алынган.