news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изоляция чорында эшләгән өчен рәсми рәвештә хезмәт хакын арттырып түләү каралмаган

Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе әйтүенчә, оешмада ниндидер өстәмә түләүләр эчке локаль актлар буенча гына булырга мөмкин.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция чорында эшләгән өчен рәсми рәвештә хезмәт хакын арттырып түләү каралмаган. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда әйтте.

Сорау оешма эшләмәсә дә, ашыгыч эшләрне өйдән эшләргә риза булган хезмәткәрләргә хезмәт хакы ничек түләнүгә кагылышлы иде. Шул ук оешмадагы башка коллегаларга да, эш вазифаларын башкармасалар да, эш хакы саклана, ә эшләүчеләргә акча ял көне кебек яки нормадан артык эш кебек өстәмә түләнәчәкме, дип сораганнар.

«Эшләми торган көннәр ял көне дә, эшләми торган бәйрәм көне дә түгел. Шуңа күрә түләү гадәти режимда, күпләр уйлаганча арттырылган күләмдә түгел. Оешмада ниндидер өстәмә түләүләр эчке локаль актлар буенча. РФ Президенты указында билгеләнгән эшләми торган көннәр өчен арттырылган хезмәт хакы каралмаган», — дип ачыклык кертте Рөстәм Галәвов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100