Хезмәт инспекциясе йөкле табибларның изоляциягә китү мөмкинлегенә аңлатма бирде

Хезмәткәрне изоляциягә җибәрү мәсьәләсе оешма җитәкчелеге карамагында була.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Медицина учреждениесендә эшләүче йөкле хезмәткәр, коронавирус белән бәйле изоляция чорында эшләми торган көннәр вакытында, хезмәт хакы сакланып, эштән китә алмый. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда әйтте.

Әлеге сорау 13 атна йөклелек срогында булган хастаханәдә медик булып эшләүче хатын-кыздан килеп ирешкән иде. «Эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда авырлы хатын-кызларга, хезмәт хакы сакланып, больничный бирү каралмаганмы?» — дип сорыйлар.

«Россия Федерациясе законы тарафыннан коронавирус таралу чорында йөкле хатын-кызларга эшкә яраксызлык кәгазьләре бирү каралмаган. РФ Президенты указы нигезендә, медицина учреждениесе эшләргә тиешле оешмалар исемлегенә керә. Шулай да, бу мәсьәлә оешма җитәкчелеге карамагында. Бу хезмәткәрне изоляциягә җибәрә аламы-юкмы — җитәкчелек хәл итә», — дип аңлатты Рөстәм Галәвов.