news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кырысландырылган

Пенсионерлар һәм балалар өчен комендант сәгате кертелә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде. Бу хакта коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров белдерүенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Беренче чиратта штрафлар саны артачак.

«Әгәр элек режимны бозган кешеләргә карата без бик йомшак мөнәсәбәттә булсак, хәзер беркемне дә кызганмаячакбыз. Чөнки сез үзегезне дә, сездән авыру йогу куркынычы булган кешеләрне дә кызганмыйсыз, - диде республика башлыгы. — Без сез өйдә калсын һәм тагын ике атна түзсен өчен контрольне көчәйтәчәкбез».

Моннан тыш, пенсионерлар һәм балалар өчен комендант сәгате дә кертелә.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә җирле вакыт белән 18.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Балалар өчен урамда булуны тыю 18.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100