news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста җитештерелгән товарлар тарихка кереп калачак

Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитештерү тармагында эшләүче райондашларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырды.

Апаста җитештерелгән товарлар тарихка кереп калачак
http://apastovo.ru/

(Апас, 9 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева).  Апас районында җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Җиһазлар җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр дә әлеге сертификатка ия булдылар. Логотипны куллану җитештергән товарның сыйфатына гарантия бирә, республиканың тарихын искәртә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитештерү тармагында эшләүче райондашларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырды. Сертификатка шәхси эшмәкәрләр Булат Сафиуллин, Альберт Вәлиуллин, Зөлфәт Ганиятов, Рамил Таһиров ия булдылар. 

Эшмәкәр Альберт Вәлиуллин җитештергән тәрәзәләр, брусчаткалар «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесе белән булачак. 

 «2009 елдан бирле эшлибез. Тәрәзә, брусчатка ясыйбыз. Заманча штукатур эшен башладык. Районда җитәкчелек тарафыннан безнең эшне күрәләр, ышаналар», — диде ул. 

Булат Сафиуллин йорт җиһазлары, тәрәзә ясау белән шөгыльләнә. «Без районда 7 елдан бирле эшлибез. Коллективта өч кеше хезмәт итә. Әлеге тамга белән җитештерелгән җиһазларыбыз тарихка кереп калачак», — диде Булат. 

Зөлфәт Ганиятов шулай ук тәрәзәләр, аш бүлмәсе җиһазлары ясау белән шөгыльләнә. «Без 2011 елдан бирле эшлибез. Эшемне тәрәзә ясаудан башлаган идем. Аннан дусларым аш бүлмәсе җиһазлары ясарга өйрәттеләр. Шулай итеп тәвәккәлләп беренче җиһазны заказга ясадым», — дип таныштырды ул. 

Лилия Тагирова оешмасы мунча кирәк-яраклары ясый. «Соңгы вакытта мунчаларны да заманча итеп ясау модага кереп китте. Без менә шул җиһазларны матур итеп, уңайлы һәм бизәкле итеп ясыйбыз. Әлеге сертификат алу, безнең хезмәткә ышаныч дип кабул иттем», — дип рәхмәтен җиткерде ул. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100