Татарстанда көчле җил, юеш кар һәм яңгыр ява, дип фаразлый синоптиклар

Бу төндә юлларда бозлавык хасил булачак

  (Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 16 м/с тизлектә җил булуы фаразлана. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә юлларда – бозлавык.

Төнлә температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак.

10 апрельдә Казанда болытлы һава, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә температура 0 градус тәшкил итәчәк. Көндез 6 градуска кадәр җылытачак.
11 апрель төнендә болытлы һава, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.