“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кырымның туристлык мөмкинлекләренә багышланган брифинг уздырылачак

ММЧ вәкилләре чакырыла

  (Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 апрель сәгать 10 да, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кырым Республикасының туристлык мөмкинлекләренә багышланган матбугат конференциясе була. Анда Кырым Республикасының курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары Игорь Котляр һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаша.

Искәртеп узабыз: 10-11 апрельдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә «KITS» халыкара махсуслаштырылган туризм һәм спорт 20 нче юбилей күргәзмәсе уза. Анда Кырым Республикасы үз төбәгенең туристлык мөмкинлекләрен презентацияли.