“Татар-информ” агентлыгында – “Татарстан яшьләре Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә” темасына матбугат конференциясе

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 апрель сәгать 12дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Казан ш., Декабристлар ур., 2 нче йорт, 12 нче кат) "Татарстан яшьләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә” темасына матбугат конференциясе уза. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов, «Кадрлар резервы» республика проекты башкаручы директоры Илдар Хуҗҗәтов, “Татарстан Республикасы Студентлар лигасы” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Элькин Искәндәров, ТР Дәүләт Советы каршындагы Җәмәгать палатасы рәисе Тимур Камалетдинов катнаша.

Спикерлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан яшьләр оешмалары үткәргән чаралар турында сөйләячәк. Аерым алганда, “Кадрлар резервы” проектында катнашучылар тарафыннан 133 социаль акция үткәрелгән.

ММЧ вәкилләре чакырыла.