Узган ел Казанда туучылар саны кимегән, ә үлүчеләр арткан

Татарстан буенча үлем күрсәткечләре Идел буе федераль округында иң түбәне булган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда 2020 елда 439 балага кимрәк (1999 ел белән чагыштырганда) туган, ә 3,9 мең кешегә күбрәк үлгән.

«Демографик хәлне анализлаганда, 2020 елда халыкның табигый кимү тенденциясе дәвам итүен күрәбез, ул 2016 елда ук кими башланган иде. Кызганычка, бу коэффициент тискәре булып чыкты, факторларга һәм туучылар санының кимүенә һәм үлүчеләр саны артуга йогынты ясады», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең еллык йомгаклау коллегиясендә.

Министр урынбасары сүзләренчә, тулаем Россия буенча бу күрсәткеч шулай ук кимегән.

Шулай итеп, Казанда мең кешегә 12,8 үлем очрагы туры килә, узган ел бу коэффициент 9,8 иде.

Жаворонков сүзләренчә, узган елда Татарстан буенча үлем күрсәткече Идел федераль округында иң түбәне булган.