«Туганайлар» редакциясе 8 март бәйрәме уңаеннан эшкә милли киемнән килде

Газета редакциясе социаль челтәрләрдә милли контент булдыру өчен тырыша.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Туганайлар» газетасы редакциясе хезмәткәрләре 8 март бәйрәме уңаеннан «Татмедиа» бинасында урнашкан эш урынына милли киемнәрдән килде.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли киемне саклауны һәм пропагандалауны тагын да арттырасы килде. 8 март бәйрәме уңаеннан эшкә милли киемнәрдән килергә булдык. Кызларга карагач, елмаясы гына килеп тора, күңел күтәрелә», — дип сөйләде «Туганайлар» газетасының баш мөхәррире Юлия Губина.

Баш мөхәррир сүзләренчә, алар милли бәйрәмнәрдә бу гадәтне дәвам итәргә ниятлиләр. Алар социаль челтәрләрдә милли контент булдыру өчен дә тырыша.

«Туганайлар» газетасы редакциясе онлайн Питрау бәйрәме вакытында да «Питрауга — җола буенча» дип исемләнгән флешмоб игълан иткәннәр иде. «Районнар ул вакытта да безнең идеяны хуплады. Атна дәвамында миллилекне күрсәткән фотолар белән уртаклаштылар», — дип сөйләде Юлия Губина.