Россиядә фастфуд рекламасын чикләргә мөмкиннәр

Интернет, гаммәви мәгълүмат чаралары, радио һәм телевидениедә рекламаның күп булуы күп кенә кешеләр өчен тиз туклану рестораннарына сәяхәтне «тормыш стиле»нә әверелдерә.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россиядә фастфуд рекламасын чикләргә кирәк.

RT телеканалы хәбәр иткәнчә, Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Аның фикеренчә, тиз туклану рестораннары рекламасының күп булуы күп кенә кешеләр өчен аларга сәяхәтне «тормыш стиле»нә әверелдерә. Үзләренең колачын киңәйтү өчен фастфуд җитештерүчеләр барлык реклама алымнарын да куллана.

Шул ук вакытта, экспертлар даими рәвештә фастфудның зыяны, шулай ук аны куллануның тискәре нәтиҗәләргә китерү ихтималы хакында кисәтә. Кайбер илләрдә хәтта шундый рестораннарга йөрүчеләр санын киметү өчен тиешле чаралар күргәннәр.

Петунин искәрткәнчә, интернет, гаммәви мәгълүмат чаралары, шулай ук урамнардагы баннерларда мондый рестораннарның рекламасын тыярга кирәк. Телевидение һәм радиода әлеге чикләүне 8.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр кертү зарур.