Мәскәүдә халыкара күргәзмәдә Татарстан стенды тәкъдим ителә

Әлеге күргәзмәдә туризм өлкәсендәге 20дән артык оешма вәкиле эшләячәк.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 16-18 мартта Мәскәүдә «MITT» («Moscow International Travel & Tourism») 27нче халыкара туристлык күргәзмәсе узачак. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты шәхси стенд тәкъдим итәчәк.

Анда туризм өлкәсендәге 20дән артык оешма вәкиле эшләячәк. Алар арасында Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар һәм Чистай музей-тыюлыклары, шулай ук республиканың әйдәп баручы туроператорлары һәм кунакханәләре бар. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

MITT — ул Россия базарында үз продуктын һәм хезмәтен тәкъдим итә торган илләр, төбәкләр һәм бөтен дөнья туристлык компанияләре өчен халыкара эшлекле мәйданчык. Ул  дөньядагы зур туристлык күргәзмәләре бишлегенә керә.

Күргәзмәдә катнашучылар һәм килүчеләр туристлык ассоциацияләре вәкилләре, тармак регуляторлары белән очрашу, яңа клиентлар һәм партнерлар табу, шулай ук эшлекле программа чараларында индустрия трендлары турында белү мөмкинлегенә ия.

Күргәзмәгә керү өчен https://mitt.ru/Rus/poluchit-elektronnyj-bilet рәсми сайтында mitt21TEAM промокоды белән теркәлергә кирәк.