Казанда Иске Татар бистәсенең яңа префекты билгеләнде

Евгений Варакин моңа кадәр шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе вазифасын биләде.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Евгений Варакин Казанның Иске Татар бистәсенә яңа префект итеп билгеләнде.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көннән Иске Татар бистәсен Евгений Варакин җитәкләячәк. Аңа уңышлар теләп калабыз», - диде Метшин. Моңа кадәр Варакин шәһәр Башкарма комитеты аппаратын җитәкләде.

Мэр билгеләп үткәнчә, Варакин Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифасын биләгәндә Казанның тарихи үзәгенә кураторлык иткән иде инде.

«Безгә милекчеләр, сәнәгатьчеләр, бизнес белән генә түгел, махсус территориянең иҗади архитектура җәмәгатьчелеге белән дә диалог булдырырга кирәк», - дип искәртте мэр.

Моңа кадәр Иске Татар бистәсен Роберт Гарипов җитәкләде.